Главная » Файлы » Мои файлы

ПРОФСОЮЗ - КИЛӘЧӘК МӘКТӘБЕ
06.06.2015, 19:48

Автор: Аида ХӘЙРТДИНОВА
мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының район оешмасы рәисе

Совет чорында профсоюзларны коммунизм мәктәбе диләр иде. Бүгенге көндә мин бу сүзләргә чак кына үзгәреш кертеп “Профсоюзлар — киләчәк мәктәбе” дияр идем.

Мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының район оешмасында 2013 елның1 гынварына 174 әгъза исәпләнә, ягъни, мәдәният өлкәсендә эшләгән барлык хезмәткәрләр дә профсоюз әгъзалыгында тора.

Профсоюз оешмасы үзенә караган мәдәният бүлеге, үзәкләштерелгән китапханә системасы, балалар сәнгате мәктәбе һәм “Балтач таңнары” гәзите редакциясе җитәкчелеге белән берлектә эш алып бара. Гомум әгъзалар санының30 процентка якын өлешен 35 яшькә кадәр яшьтәге яшьләр тәшкил итә.

Башлангыч профсоюз оешмаларында профсоюз стендлары эшләнгән. Профсоюзларның“Действие” гәзите алдырыла.

Ел саен кабул ителгән эш планына ярашлы, профсоюз оешмасы, яшьләр эшләре буенча комиссия белән берлектә, профсоюз әгъзаларыныңбалаларын бушлай Яңа ел бүләкләре белән тәэмин итә, һөнәри бәйрәмнәрне оештыруга һәм үткәрүгә профсоюз бюджетыннан акча бүлә.

Җәмәгать оешмасы эшендәге уңай моментлар белән бер үк вакытта җитешсезлекләр дә юк түгел. Профсоюз комитетына, комиссия әгъзаларына яшьләр арасында аңлату эшләрен киңрәк җәелдерәсе, социаль-хезмәт, хокукый яктан реаль яклау өлкәсендә профсоюзларныңәһәмиятен һәм файдасын күрсәтәсе бар әле.

Һәр учреждениедә өч ел срокка коллектив килешүләр төзелде. Аларда электән көчендә булган льготалар сакланып калынды.

Район оешмасының ел саен эш планы кабул ителә һәм планга ярашлы утырышлар үткәрелә, аларда төрле мәсьәләләр карала. Мәдәни-массакүләм чараларга килгәндә, агымдагы елда илебездә һәм республикада игълан ителгән “Әйләнә-тирә мохитне саклау елы” уңаеннан мәдәният учреждениеләре арасында “Матурлыкны данлык!” дигән бәйге игълан ителде. Бәйгенеңположениесе расланды, шартлары билгеләнде.

Профсоюзга иңкүп мөрәҗәгатьләр турында да әйтеп үтим. Соңгы елда 1999—2001 елларда “Русиянең Почетлы кинематографисты” дигән билге белән бүләкләнгән дүрт элекке хезмәткәрнең РФнең Кинематография комитеты рәисенең әлеге билге белән бүләкләү приказының номерын тергезү мәсьәләсе буенча күп мөрәҗәгатьләр булды. Федераль органның бу билге белән бүләкләү турындагы карары яки приказы булмау сәбәпле, БРныңХезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы аларга “Хезмәт ветераны” исемен бирүгә хокукны танудан баш тартты. Күп санлы язма мөрәҗәгатьләрдән соң, ниһаять, приказ номеры тергезелде.

Белүебезчә, РФ Президентының“Дәүләт социаль сәясәтен тормышка ашыру чаралары турында”гы Указы нигезендә 2018 елга мәдәният хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакын региондагы уртача хезмәт хакына җиткерү бурычы куелды. Аны үтәү йөзеннән БРныңМәдәният министрлыгы мәдәният учреждениеләрендә эшләүчеләргә хезмәт хакы түләү фондын арттыру йөзеннән чаралар планын төзергә тәкъдим итте. Районда бу уңайдан биналарны арендага бирү, түләүле хезмәтләр күрсәтү, ресурсларны экономияләү, район мәдәният сараендагы структур бүлекчәләрне кабаттан карау исәбенә кергән акчаларны хезмәткәрләрнеңхезмәт хакын күтәрүгә тотыну карала.

Гомерләрен районда мәдәниятне, сәнгатьне үстерүгә багышлаган, җәмәгать эшләрендә җиңсызганып эшләгән профсоюз әгъзалары игътибардан читтә калмыйлар. Соңгы унике ел эчендә 22 хезмәткәр пенсия яшенә җиткәч “Хезмәт ветераны” льготаларыннан файдалануга хокук бирә торган ведомстволы Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Әлеге көндә бу бүләккә тәкъдим ителгән хезмәткәрләребез дә бар.

Хезмәт кешесенеңмәнфәгатен кайгырткан оешма алдагы елларда да кыйбласыннан тайпылмас.

Категория: Мои файлы | Добавил: профком
Просмотров: 469 | Загрузок: 4 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
avatar