Главная » Файлы » Мои файлы |
06.01.2015, 22:54 | |
Бүгенге вәзгыять гади халыкның саклаучысы һәм ярдәмчесе булуын таләп итә. Чынбарлыкта исә алар тормыш диңгезендә ялгызы гына калган. Ә бит кирәк вакытта сине күтәреп алучы булмаса, дөньяга карашың да үзгәрә, хакимияткә ышаныч та бетә. Моннан чыгу юлы бармы соң? Гади кеше кемнән яклау таба ала? Бу хакта СОЦПРОФ профсоюзлар берләшмәсенең Татарстандагы бүлеге рәисе Сергей РОМАДАНОВСКИЙ белән сөйләштек.– Сергей Юрьевич, бүгенге вәзгыятькә күз салып алыйк әле. Бер яктан карасаң, түрәләр һәм төрле дәүләт органнары саны көннән-көн арта, ә халык барыбер сыйфатсыз хезмәт күрсәтүдән зарлана. Кайчан алар бер-берсен аңлый башларлар икән? – Мин һәрвакыт әйтеп киләм: түрә ул беркем түгел һәм аны патша урынына күрергә кирәкми. Йомшак кәнәфидә утыруның бер генә сәбәбе булырга тиеш: ул да булса, кешеләрнең мәнфәгатен кайгырту, аларга булдыра алган кадәр булышу. Әгәр ул “мине борчымагыз!” дип халыктан качып йөри яисә башка эшләр белән шөгыльләнә икән, димәк, аны тиз арада вазыйфасыннан азат итәргә кирәк. Безнең халыкның төп проблемасы – түрәне зур кешегә санау. Шул сәбәпле янына баш иеп керәләр, үзләрен алар янында мескен кебек хис итәләр. Алай булырга тиеш түгел, җитәкчеләр белән башыңны югары күтәреп, проблемаңны хәл итүне таләп итәргә кирәк. Нәкъ менә таләп итәргә, чөнки ул халык җилкәсендә яши, аның кәстрүленнән ашый. Безгә түрәләрдән курыкмаска өйрәнергә иде, аларның халык хезмәтчеләре булуын истә тоту зарур. – Гади халыкны яклау бүген мактаулы да түгел бит әле. Бер яктан, өстәрәк торучы түрәләр сүксә, икенче яктан, кешеләр, үз кирәген алгач, ахыр чиктә синнән ваз кичәргә мөмкин... – Халык синең ни эшләвеңне, ничек ярдәм иткәнеңне күрә бит ул. Миңа тормышымда күбрәк яхшы кешеләр очрады. Хәзер дә янымдагы иптәшләрем барысы да дөреслек һәм гаделлек өчен дип янып яши. Мондый команда булганда эшлисе дә эшлисе, бер адым да артка чигенергә ярамый. Безне хакимияткә каршы оппозиция дип әйтергә яраталар, әмма шуны әйтәсем килә: без аңа бөтенләй дә каршы түгел, киресенчә, андагы төпле, халык өчен булган гамәлләрне хуплыйбыз. Кәнәфидә утыручы кабахәтләр генә борчый, менә шулардан чистартасы иде хакимиятне. Андагы акча урлаучылар, ришвәтчеләр, җинаятьчеләр иптәшләрен, үз халкын, илне мыскыллый бит. – Хәзерге гаделсез дөньяда дөреслек табып була дип уйлыйсызмы? – Дөреслек һәм гаделлек, сез ышанмассыз инде, бүген ул хәтта түрәләрнең үзләренә дә кирәк. Мин алар белән күп аралашам, араларында ришвәтчелектән, акча урлаудан котылырга теләүчеләр байтак. Әмма алар системада, монда һәр түрәнең аяк-куллары бәйләнгән, тиешенчә эшләмәсәң, “тәртипне” бозсаң, йә сине вазыйфаңнан азат итәләр, йә сиңа каршы җинаять эше кузгаталар. Бүген теләсә нинди түрәгә бер кочак компромат бар, аларны кармакта тоту өчен бу бик уңайлы. Ә гаделлек ул барыбер булачак, аның башка юлы юк. Халык кайбер түрәләрнең башбаштаклыгыннан тәмам туйды инде, монысы көн кебек ачык. – Пикет, төрле чараларның, хат язуларның, кешеләрне яклауның нәтиҗәсе күренәме? – Әлбәттә! Соңгы арада “Яңа Тура” технополисы, Вьетнам базары, Биектаудагы мөселманнар мәктәбен ябу, Зәйдәге икмәк заводы, Казандагы аз катлы биналарны җимерү тирәсендә купкан гаугалар – барысы да безнең эшләр. Бүген алар буенча төпле карарлар да бар, һәрберсе яклау тапты. Үзен әллә кемгә куючы түрәнең бер сүзе аркасында күпме гаилә җәфа чигә, моны күрәсең дә исләр китә. Әллә аларның йөрәкләре юкмы соң, балалары юкмы дип уйлый башлыйм кайвакыт. Каян килә соң кайбер түрәләргә мондый вәхшилек? Без бит халыкның тормышын яхшырту өчен барыбыз да эшләргә тиеш, әмма арабызда кабахәтләр дә җитәрлек шул. – Сергей Юрьевич, Татарстан – үзенчәлекле төбәк: монда күптөрле милләт яши. Һәрберсенең үз гореф-гадәте бар, традицияләре дигәндәй... – Әйе, Татарстан – ул гаҗәеп төбәк, мин аның тормыш итә белүенә шаккатам һәм сокланам. Башка мондый субъект бар микән ул илебездә? Республика һәр милләтне үз итә, якын күрә, берәүне дә җәберләми. Монда яшәгән кайсы гына халыкны алма, барысы да дустанә мөнәсәбәттә. Мин үзем дә Татарстанда яшим икән, төбәк телен белергә кирәк дип саныйм. Шуңа күрә дә тиздән татар телен өйрәнү курсларына йөри башларга ниятлим. Нәкъ менә шул тел, гореф-гадәтләр аркылы милләтнең эчке дөньясын, кичерешләрен аңлыйсың бит инде. Безгә бүген шул җитми, бер-беребезне аңлашып яшәү кирәк, бер-беребезнең күңеленә үтеп керсәк, барына да ирешәчәкбез. | |
Просмотров: 484 | Загрузок: 7 | |
Всего комментариев: 0 | |