Главная » Файлы » Мои файлы

Миңа аннан ни файда?
16.05.2017, 17:29

Профсоюзларны без, гадәттә, эш урынында бәйрәмнәр оештыручы, Яңа ел алдыннан бүләк өләшүче, сәламәтлеген ныгытырга кирәк булганнар өчен шифаханәгә ташламалы юллама бирүче берлек буларак беләбез. Әлеге оешма моннан тыш тагын ниләр белән шөгыльләнә? Профсоюз әгъзасы булуның файдасы бармы?

Ике дус турында хикәят

Мәктәптә ике укытучы-дус – Галимҗан белән Илдус эшли ди. Галимҗан – профсоюз әгъзасы, алай гына да түгел, мәктәптәге оешма җитәкчесе, ә Илдус бу хакта белергә дә теләми. Укытучылар икесе дә 20шәр мең сум хезмәт хакы ала. Тик Галимҗан шуның 200 сумын (1 процентын) профсоюз хисабына күчереп бара. Ә Илдус: «Җыя торгач, елына 2400 сум җыела бит, бу акчаны үземдә калдыруым яхшырак», – дип фикер йөртә.

Менә җәйге каникул башлана. Укытучыларның бер өлеше ялга китә, ә икенчеләренә мәктәп җитәкчелеге мәктәп яны бакчасында эшләргә, уку йортына ремонт ясауда ярдәм итәргә куша. Галимҗан белән Илдус та икенчеләр исемлегендә. Моңа кадәр атнасына 18 дәрес кенә укытып йөргән егетләргә иртәдән кичкә кадәр баш күтәрми эшләргә туры килә. Укытучыларның: «Без ничә сәгать эшләргә тиеш соң?» – дигән соравына исә мәктәп җитәкчелеге: «Эш беткәнче», – дип кенә җавап бирә. Илдус, моның белән килешмичә, үз хокукларын юристлардан белешергә була. Хокук белгечләре аңа: «Җәй көне дә тарификациядә күрсәтелгән сәгатьләрне эшләргә тиешсез», – дип аңлата. Күрсәтелгән хезмәте өчен Илдус юристка 700 сум акча түли. Галимҗан исә профсоюз комитетына мөрәҗәгать итә һәм шул ук сорауга шул ук җавапны бушлай ала.

Ниһаять, Галимҗан белән Илдусның да җәйге ял вакыты җитә. Илдус, рәхәтләнеп ял итеп, җәйге маҗаралары турында Галимҗанга сөйләргә җыенып килсә, мәктәптә дустын таба алмый. Икенче көнне дә шул ук хәл кабатлана. Галимҗан эшкә бер атнадан гына килә. Егет эш калдырып йөрми, аңа профсоюз түләүле өстәмә 6 көн ял бирә.

Көннәрдән бер көнне Галимҗан Илдуска шатлыклы хәбәр җиткерә: хезмәт хакы артачак. Моны профсоюзларның хакимият белән килешүе нәтиҗәсе, дип аңлата Галимҗан…

Чыбыкмы, себеркеме?

Ике дус турындагы бу хикәятне тагын дәвам итәргә, төрле вакыйгалар белән баетырга мөмкин булыр иде. Риваять буенча, һәр очракта да Галимҗан отышта калырга тиеш, чөнки ул – профсоюз әгъзасы. Ләкин чынбарлыкта бар да хикәяттәгечә булып бетә алмавы һәркемгә мәгълүм. Инде XVIII гасырда ук Бөекбританиядә барлыкка килеп, йөз еллар дәвамында эшче көчләрнең төп яклаучысы булган профсоюз соңгы берничә дистә елда абруен шактый югалтты. «Кертемнәрне ай саен түлибез, бу акча елга дүрт мәртәбә – Укытучылар көне, Яңа ел, 8 Март һәм 23 февральдә тиеннәр булып кына кайта», – дип зарланучы мөгаллимнәр дә шактый бүген. Профсоюз матур итеп бәйрәмнәр оештыра, төрле бәйгеләр үткәрә. Тик аның төп эше шулмы соң?

Теләсә кайсы профсоюз, беренче чиратта, эшчеләрнең хокукларын яклау, эш бирүче үз вәкаләтләрен арттырып җибәргән очракта, аны берникадәр «урынына утырту» өчен оештырыла. Моннан тыш профсоюзлар хезмәт шартларын яхшырту һәм хезмәт хакын арттыру турында да кайгыртырга тиеш. Төп максатлар тормышка ашырылган очракта, җыр-бию, уен-көлкегә дә күчәргә мөмкин.

Профсоюз оешмасының кем өчен һәм ни дәрәҗәдә файдалы булуы күп очракта аның җитәкчесеннән тора. Әле бүген дә профсоюз әгъзаларына фатирлы булырга ярдәм итүче, хезмәт хакын арттыруга ирешүче, хезмәткәрләрне – ял йортларына, ә балаларын төрле лагерьларга җибәрүче профсоюзлар бар.

Материал http://magarif-uku.ru/profsoyuz-mina-annan-ni-fajjda/ битеннән алынды

Категория: Мои файлы | Добавил: профком
Просмотров: 39 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar